Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Бүген районда Өлкәннәр декадасына старт бирелде. Беренче тапкыр Мөслимдә “Автобабай” бәйгесе узды

Бәйге Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе тәкъдиме белән үткәрелде

 Чарада биш өлкән яшьтәге машина йөртүче өлкән кеше катнашты. Алар иң элек район ДОСААФ бүлегендә сорау-тест тапшырдылар. Икенче өлештә практик биремнәр үтәделәр, полигонда – кагыйдә буенча юлдан узып, билгеле урында борылу, машина туктау урынына керү һәм парковкага һәм гаражга кереп туктау буенча осталыкларын күрсәттеләр.
 Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынга Рафит Фазлыев лаек булды. Мирзанур Гыймаев икенче урынны алды. Өченче урында - Инсаф Солтанов.

Барлык катнашучыларга Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесеннән истәлекле бүләкләр, грамота һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм бәйгенең дипломнары тапшырылды. Район ДОСААФ бүлеге барлык катнашучыларны һәм кунакларны кайнар чәй һәм тәмле ризыклар белән кунак итте.

 Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев