Боз өстендә йөрү куркыныч!
Көзге-кышкы чорда су объектларында халыкның иминлеген тәэмин итү – әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.
Көзге-кышкы чорда су объектларында халыкның иминлеген тәэмин итү – әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Елга-күлләрдә боз ката башлаган вакыт аеруча куркыныч тудыра.
– Су объектларында иминлек кагыйдәләрен үтәмәү фаҗигагә сәбәп булырга мөмкин. Боз ката башлауга республика сулыкларының күбесендә сукмаклар барлыкка килә. Балыкчылар боз өстенә чыга, аларның кайберләре авто һәм мототехникадан да файдалана, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге белгече Гөлсем Миңнуллина.
Белгечләр хәбәр итүенчә, агым көчле булган яки чишмә аккан урыннар аеруча куркыныч санала. Мондый урыннарда боз тулысынча катмый.
Кышын халык, юлны кыскартып, елга-сулыклар аша сукмак сала. Иске Вәрәш авылы халкы да район үзәгенә Ык елгасы аша боз өстеннән сукмак салган. Элегрәк ха-
лыкка йөрергә уңайлы булсын өчен сукмакны трактор белән дә ачалар иде. Мәктәп укучыларының: “Шушыннан чаңгы белән йөрибез. Бу урында Ык елгасы тирән түгел.
Туп-туры мәчет янына – Октябрь урамына килеп чыгабыз.
Күпме юлны кыскартабыз!”, – дип сөйләгәннәре булды.
Юлны кыскартабыз дип гомерне куркыныч астына кую – ваемсызлык! Район белгечләре бу урынны аеруча куркыныч дип белдерә.
– Калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган яшелсу төстәге боз өстеннән йөрергә ярый. Боз аша төркемләп чыкканда, 5-6 метр ара калдырып, алдагы иптәшеңә ярдәмгә әзер булып барырга кирәк. Йөкне чанада яки бозга ышкылу мәйданы күбрәк булган башка җайланмада күчерү куркынычсызрак, – ди Гөлсем Миңнуллина. – Тимераякта шуу өчен ясалган мәйданда боз калынлыгы, ким дигәндә, 12 сантиметр, ә кеше күп булганда 25 сантиметр булырга тиеш. Алкогольле эчемлекләр кулланып боз өстенә чыгу – язмыш белән шаяруга тиң.
Елгаларда боз ката башлады гына әле. Шулай да боз өстендә балык тотучылар күренә инде. Аларны Мәлләтамак елгасы аша салынган күпер янында да күрергә була.
– Балык тоту белән “җенләнгән” кешеләрнең кайберләре – балык тотарга, кайсылары балык ашарга ярата. Минем иргә көн саен иртән бер таба балык кирәк! Узган атнада мине дә балыкка ияртеп алып барды. Бәкедә бозны тишү белән “шарт” та “шорт” боз ярылган тавышлар ишетелә башлады. Курыктым. Ирем: “Курыкма, боз астына китәрлек ярылмый ул”, – ди. Мин үзем дә балык тотарга яратам, ләкин гомерем бәрабәренә түгел, – ди райондашыбыз Илүзә Нәбиуллина.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре кисәтүенчә, балык тотканда бер тирәдә күп итеп бәке тишү, боз өстендә сикерү, йөгерү, күпләп җыелу аянычлы тәмамланырга мөмкин. Һәр балыкчыга коткару чараларын үзе белән йөртергә киңәш ителә. Бәхетсезлек очрагында гадәти телефоннан – “02”, ә кесә телефоныннан “112” номерына шалтыратырга кирәк.
– Халыкның боз өстендә йөрүен контрольдә тоту – көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Бозга чыгу тыелу турында кисәтү аншлаглары урнаштырдык. Безнең җирлектә зур елгалар акмаса да, Әлмәт авылында буа бар. Кисәтү аншлаглары буа янәшәсенә куелды, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова.
Су объектларында иминлек кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланганда, ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның “ТР территориясендә су объектларында халыкның гомерен саклау кагыйдәләрен бозу” турындагы 3.10 маддәсе нигезендә гражданнарны административ җаваплылыкка тарту каралган.
– Сулыкларда гадәттән тыш хәлләр куркынычы шушы чорда арта. Балалар каникулга кайткач, йөрәкләр “жу” итеп тора. Бала-чага артыннан карап җитешеп булмый. Мәктәптә, бакчаларда бу турыда кат-кат сөйләсеннәр, кисәтсеннәр иде. Боз өстендә йөрү куркыныч! Без яшь чакта бер сыйныфташ әздән генә су төбенә китми калды. Шуннан бирле кышын боз өстенә түгел, җәен су керергә дә куркам, – ди Нәзирә Хәсәнова.
Су объектларында төп кагыйдәләрне истә тоту һәм үтәү мөһим! Бозның көчен визуаль рәвештә дә билгеләргә мөмкин, ди гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре. Сулыкларда зәңгәр, яшькелт төстәге боз – чыдам, ә ак төстәге бозның көче ике тапкыр кимрәк була. Соры һәм тонык ак төстәге, саргылт боз – иң ышанычсызы. Белгечләр әйтүенчә, мондый боз бик тиз ватылырга мөмкин.
Лилия Шәймиева
Изображение от ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев