Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Битараф булмасак иде!

2024 елның 3 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча “Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм” айлыгы үткәрелде

Айлык төгәлләнсә дә, профилактик чаралар безнең җирлектә бүген дә дәвам итә. Бу максаттан “Урман иле” лагерендә, балалар бакчаларында балалар белән юл хәрәкәтенә кагылышлы өйрәтү-аңлату дәресләре алып барыла.

– Җәйге чорда юлдагы иминлек мәсьәләсе кабыргасы белән баса. Өстәмә чаралар комплексын гамәлгә ашырганда балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү мөһим бурыч булып тора. Бүген безнең төп бәла – индивидуаль мобиль итү чаралары – электр самокатлар, электроскейтбордлар, гироскутерлар, сегвейлар һәм башка шундый ук транспорт чаралары. Моңа өстәп мотоцикл, скутерлар. Яше җитми торып, мәктәп укучыларының бу төр транспорт белән идарә итүләре бик куркыныч. Әти-әниләр моны аңламый, әллә аңларга теләми?! Күпме генә бу хакта язылса да, социаль челтәрләр аша кисәтелсә дә, балаларының язмышларына әти-әниләр битарафлык күрсәтә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов.

Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында да сүз юллардагы иминлек турында булды. Утырышны ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров алып барды. Җыелышта беренче яртыеллык йомгаклары каралды һәм аварияләрне киметү буенча өстәмә чаралар билгеләнде.

ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин беренче яртыеллык өчен юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын тәкъдим итте. Аварияләрнең гомуми саны кимүгә карамастан, һәлак булучылар саны арта. 2024 елның беренче яртыеллыгында 1347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 146 кеше һәлак булган һәм 1656 кеше тән җәрәхәтләре алган. Хәлне яхшырту өчен өстәмә чаралар тәкъдим ителде: смс хәбәр аша юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре турында халыкка хәбәр итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү, югары аварияле районнарда контрольне көчәйтү.

Утырышта балалар иминлегенә аерым игътибар бирелде. Республика юлларында ярты ел эчендә балалар катнашында 176 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 сабый һәлак булган.

Утырыш ахырында Татарстан юлларында кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен барлык ведомстволарның комплекслы якын килеп эшләү мөһимлеге ассызыкланды.

Җирлектәге хәлләргә килгәндә, тәртип бозучыларны күрсәгез, балалар, яшүсмерләрнең мобильлек чаралары белән идарә итүенә юлыксагыз, болар хакында “Телеграмм” каналындагы “Пьяный водитель” төркеменә языгыз. Сезнең хәбәр аноним рәвештә район эчке эшләр бүлегенә җиткерелеп, тиешле чаралар күреләчәк. Танышымның баласы дип, хокук бозучыны яклау – баланың сәламәтлеге белән уйнауга тиң. Шуны онытмагыз!

Татар-информ фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДД