Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Барыбыз да уяу булыйк!

Әллә нинди тынгысыз, куркыныч һәм ышанычсыз заманда яши башладык әле

Көн туса, нинди хәбәр ишетәчәгебезне дә белмибез хәтта. Зәңгәр экраннарны ачсаң – анда, интернет киңлекләренә керсәң – анда,  гомумән, әйләнә-тирәбезне тынычсызлык урап алды. Шуңа күрә дә өлкәннәрдән генә түгел, барлык җитәкчелек, хезмәткәрләр, хәтта балалардан да игътибарлылык һәм саклык таләп ителә. 

Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышында да сүз шушылар хакында барды. Утырышны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов алып барды, анда прокуратура, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге, урманчылар катнашты.  Видео-элемтә режимында авыл җирлеге башлыклары  да утырышны тыңлады. Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев балалар арасында аңлату эшләре алып бару, таныш булмаган кешеләр белән аралашудан тыелу, урманчылык тармагында эшләүчеләрдән дә җаваплылык соралуы хакында сөйләде.

– Мөслим районы үзенең урманнарга бай булуы белән аерылып тора. Шул ук вакытта бу урманнарда матурлык кына түгел, ә төрле куркыныч эшләр дә башкарылырга мөмкин. Бүген урманчылар, аучылар һәм егерьләрдән аеруча уяу булуларын сорыйбыз. Нәкъ менә урманнарда: землянкаларда, урманчылар йортларында, шалашларда төрле кораллар, дроннар сакланырга, аларда җинаятьчеләр яшеренеп ятарга мөмкин. Бүген кечкенә авылларда бушап калган йортлар бик күп, ә авылда күпчелек өлкән кешеләр генә яши. Алар барсын да күреп тә бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә дә авыл җирлеге башлыкларына бигрәк тә буш ихаталарны, аларга килүчеләрне энә күзеннән үткәрергә кирәк һәм һәрвакыт аерым игътибарда тоту сорала. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә укытучылар, әти-әниләр тарафыннан балалар арасында телефон аша, интернет аша булган  аралашу, сөйләшү һәм алардан кергән тәкъдимнәргә игътибарлы булу хакында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Әти-әниләргә булдыра алган кадәр көненә бер булса да баласының телефонда кемнәр белән аралашуы, интернетта нәрсәләр каравы, кемнәр белән язышуы белән кызыксынырга киңәш итәбез. Янәшәгездә куркыныч булса һәм югарыда әйтелгән күренешләргә тап булсагыз, 02 яки 2-42-02 номерлары аша кичекмәстән район полиция бүлегенә хәбәр итәргә кирәк, – диде.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 11 октябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев