“Балаларның иминлек айлыгы” операциясе дәвам итә
Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, аларга янгын сүндерү куллануның практик өлеше аеруча ошады
Аның кысаларында Мөслимнең 123 нче санлы янгын сүндерү-коткару часте бүлекчәсе командиры Рамил Мирхаҗиянов, Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин, ТР Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең ТР буенча Мөслим участогы башлыгы Рәис Гыйләҗев район мәктәпләрендә булды. Иминлек һәм тормыш эшчәнлеге нигезләре буенча үткәрелгән ачык дәресләрдә укучылар көндәлек тормышта һәм гадәттән тыш хәлләр шартларында куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты. “Укучыларга өйдәге, мәктәптәге һәм урамдагы саклык чаралары турында сөйләдек, егетләр һәм кызлар ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын да (101 һәм 112) искә төшерде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, аларга янгын сүндерү куллануның практик өлеше аеруча ошады”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Вильям Тайбактин.фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев