Балалар – мошенникларның яңа корбаннары
2025 елда аларның гамәлләреннән 11831 кеше зыян күргән, шуларның 131е - 18 яшьтән кечерәк
Балалар еш кына мошенникларның корбаннарына әверелә. Бүген «Татар-информ» узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов шул хакта сөйләде.
«Мошенниклар балаларны ешрак алдый башлады. 2025 елда аларның гамәлләреннән 11831 кеше зыян күргән, шуларның 131е - 18 яшьтән кечерәк. Хатын-кызларны да еш алдыйлар - зыян күрүчеләрнең 58 процентын шулар тәшкил итә. Моннан тыш, 18 яшьтән 29 яшькә кадәрге категориядә алданучылар саны артты», – дип искәртте ул.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев