Балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр
Иминлек

Балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

Әлеге максаттан Мөслимнең «Күбәләк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экскурсиягә чыкканнар

Мөслимнең "Күбәләк" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Светофор - безнең дустыбыз" исемле чара оештырганнар.

"Светофорның төсләре һәм аларың нәрсә аңлатулары турындагы белемнәрен ныгыту өчен, зурлар төркеме балалары белән светофор янында җәяүлеләр булып кечкенә экскурсия үткәрдек", - дип хәбәр итәләр балалар бакчасынннан.

Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен гаиләдә дә һәрдаим кабатлап, ныгытып торсаң, олылар балаларга шәхси үрнәк күрсәтсә юлда йөрү кагыйдәләрен нәтиҗәле үзләштереп була, ул тормыш кагыйдәсенә әйләнә. Килешәсезме?

Фотолар - "Күбәләк" балалар бакчасыннан.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев