Балагыз юл йөрү кагыйдәләрен беләме?
Җәйге чорда юллар иминлеге аеруча актуаль. Балаларның иминлеген кайгыртып, җирлегебездә төрле профилактик чаралар үткәрелә. Шуларның берсе – “Иминлек каешы” операциясе.
Җәйге чорда юллар иминлеге аеруча актуаль. Балаларның иминлеген кайгыртып, җирлегебездә төрле профилактик чаралар үткәрелә. Шуларның берсе – “Иминлек каешы” операциясе.
12 яшькә кадәрге балалар транспортта бары тик махсус җайланмаларда гына йөртелергә тиеш. Узган атнада балаларын транспортта махсус утыргычтан башка йөрткән һәм иминлек каешын эләктермәгән 7 шофер административ җаваплылыкка тартылган.
– Ничә яшьтә булуына карамастан, һәр бала гади генә иминлек кагыйдәләрен белергә тиеш: юл аша җәяүлеләр кичүеннән генә һәм светофорның яшел уты янганда гына чыгу, велосипедларда махсус мәйданчыкларда һәм тротуардан гына йөрү. Бу кагыйдәләрне үтәмәү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моннан тыш, юлны кичкәндә күпчелек яшүсмерләр кәрәзле телефоннарын карый, бу – бик куркыныч! – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – Соңгы арада мотоциклда, мопедта йөрүче балалар күп. Бер мотоциклга ике-өч кеше утырып йөри хәтта! Бу балаларның әти-әниләре нәрсә карый?! Яше җитмәгән, мототехника белән идарә итәргә хокукы, бу өлкәдә белеме булмаган балага ничек мотоцикл алып бирергә була?! Шлемсыз, саклану чаралары булмаган килеш мототехника белән идарә итүчеләр юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан очракта гомерлеккә гарип кала яисә якты дөнья белән хушлаша.
Мөслим күпере янында үткән рейд вакытында мотоцикл белән идарә иткән ике яшүсмер тоткарланган. “Мотоцикл” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы теркәлгән. 13 һәм 14 яшьлек ике баланың әти-әниләренә административ беркетмәләр төзелгән. Алар зур суммада штрафка тартылган. Техника белән идарә итү таныклыгы булмаганнарга штраф күләме 5 мең сумнан 15 меңгә кадәр булса, әти-әниләргә 30 мең сумга кадәр штраф салына. 16 яшькә кадәрге балалар балигъ булмаганнар эшләре буенча район эчке эшләр бүлегенә исәпкә куела.
– Республика юлларында җәяүле яисә шәхси мобиль чаралар белән идарә итүче яшүсмерләрне бәреп китү очраклары турында еш ишетергә туры килә. Нигездә мондый бәрелүләр бала юлны тиешсез урында чыккан очракта була. Җәяүле кичүе булып та, аннан чыкмаган балалар да юл корбаннары булырга мөмкин. Балаларның көтмәгәндә юлга сикереп чыгу гадәте дә бар. Шофер тормозга басарга өлгермәсә, бала харап булырга мөмкин. Мөслимнең әйләнеч юлында, сәнгать мәктәбенә бара торган өлештә балалар аеруча күп йөри. “Курай” паркына юл тотучы балалар тротуардан түгел, ә юл уртасыннан хәрәкәт итә. Балаларның әздән генә машина тәгәрмәче астына эләкмәгән очракларның шаһиты булырга туры килде. Әти-әни баласының кайда һәм нәрсә эшләп йөргәнен белеп торырга тиеш! Җәйге каникул чорында бигрәк тә. Балаларны үз иркендә калдырмагыз! Бәхетсезлек очраклары балаларыгызны урап үтсен дисәгез, юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер мәртәбә искә төшерегез, начар гадәтләрнең ахыры күңелсез тәмамлануын да ныклап аңлатсагыз иде! – ди Феликс Мәгъданов.
ДАИ инспекторлары хәбәр итүенчә, юл фаҗигаләренең күбесе 7-14 яшьлек җәяүле балалар катнашында була. Ата-аналар тәрбия процессының үзәгендә булуын онытмаса, күпчелек бәхетсезлек очракларын кисәтеп тә булыр иде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен баланың ата-анасын да җаваплылыкка тарту шушы юнәлештәге эшнең бер өлеше булып тора.
Җәйге каникул вакытында велосипедта йөрүче балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Кагыйдә буенча, тәүлекнең караңгы вакытында юлны кичкәндә, җәяүлеләр яктылыкны кире кайтаручы элементлар: брелок, беләзек, наклейка йөртергә тиеш. Балагызның киемендә яктылык кайтаручы элементларның булуын контрольдә тотыгыз!
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев