Бала – төп пассажир
Балалар автокреслосы – бала сәламәтлеген һәм гомерен саклауга гарантия
Феликс Мәгъданов, Мөслим районы буенча ДАИ җитәкчесе: "Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре! Сезнең аша ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә - балаларны машинада йөрткәндә куркынычсызлык мәсьәләсенә өлкәннәр аерым игътибар бирсеннәр иде! Өлкәннәрнең яшь пассажирларны яклауга карата җавапсыз мөнәсәбәте проблемасы бик актуаль булып кала.
Юл-транспорт һәлакәте статистикасы шуны раслый: пассажир балалар катнашындагы фаҗигаләрнең күбесе нәкъ менә элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмаган өлкәннәр гаебе белән килеп чыга. Тизлек режимын игътибарсыз калдыру, арыган хәлдә автомобиль белән идарә итү, һава шартларын игътибарсыз калдыру — болар барысы да балалар тормышына һәм сәламәтлегенә реаль куркыныч тудыра.
Кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар автокреслоларны бары тик штрафтан качу ысулы буларак кабул итә, ә автоутыргычлар баланы яклау чарасы булырга тиеш.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев