Бала – төп пассажир
21 августта “Бала – төп пассажир” операциясе үтте
Профилактик чара барышында балаларын махсус креслодан башка йөрткән өч шоферга, иминлек каешын эләктермәгән өч машина йөртүчегә административ беркетмә төзелде. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган.
Күпләр өчен автотранспортта балаларны йөртү җайланмаларын куллану – штрафлардан качу чарасы гына. Ялгышмагыз, бу закон таләбе генә түгел, балагызның иминлегенә дә гарантия булып тора.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев