Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Бәйрәм бәла китермәсен!

Яңа ел чорының матур узуы иминлек таләпләренең төгәл үтәлүенә бәйле

Яңа елга санаулы гына көннәр калып килә. Оешмалар гына түгел, кайбер райондашларыбыз да йорт-ларын, ихаталарын төсле утлар белән бизи. Саклык чараларын да күрү мөһим. Бәйрәмнең матур һәм күңелле узуы иминлек таләпләренең төгәл үтәлүенә бәйле. Янгынга каршы чараларның үтәлүе, утлар белән бизәүгә җаваплы карау бәла-казаларны булдырмаска ярдәм итә.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Яңа ел чорында илдә имгәнүчеләр саны 50 процентка арта икән. Сер түгел: бәйрәм көннәрендә күпчелек кеше күтәренке кәефтә була һәм уяулыкны югалта, саклык чаралары турында оныта. Шуңа бу чорда янгыннарның, юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре чыршы урнаштыруга һәм бизәүгә зур җаваплылык белән карарга киңәш итә.

Бина эченә чыршы куйганда аеруча сак булырга кирәк. Бигрәк тә ясалма чыршыларны җылыту җиһазлары, телевизордан читкәрәк куегыз. Тагын бер шарт: чыршылар яхшы итеп беркетелергә тиеш. Чыршыга эленгән гирляндаларны төнгелеккә кушып калдырмаска тырышыгыз. Төнгелеккә кушып калдырганда, бинада җаваплы кеше булу шарт. Чыршыга шәмнәр, марля, мамык кебек тиз кабынып китүчән уенчыклар куярга ярамый. Гирлянданың бер уты гына сүнеп-янып уйнаса да, чыршы утларын сүндерергә һәм аны төзәтмичә кабызмаска киңәш ителә. Балаларга үзләре генә булганда утларны кабызырга рөхсәт итмәгез! Бенгаль утларын өйдә яндыруның ахыры бик куркыныч тәмамлануы турында кисәтергә онытмагыз! диләр янгын сүндерүчеләр.

Бәйрәм чаралары узачак би наларда да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы карау сорала. Һәр бинада янгын куркынычы өчен җаваплы кеше билгеләү мөһим. Бәйрәм үткәргәндә, янгын куркынычы булганда нинди чаралар күрергә кирәклеге хакында инструкция үткәрү мөһим. Янгын куркынычы булганда, һәркем 01, 110 яки 112 хезмәтләренә шалтырату кирәклеген белергә бурычлы. Бәйрәм ялларында һәр учреждениедә җаваплы дежурлар билгеләнергә, алар янгын куркынычсызлыгын, бинаның иминлеген тәэмин итү буенча кагыйдәләр белән таныш булырга тиеш.

Бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү өчен җаваплы оешмаларның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм көтелмәгән хәлләрне булдырмас өчен чаралар планын эшләргә бурычлы. Өстәмә өйрәнүләр үткәрүнең дә зыяны булмас. Урамда чыршы бизәү өчен сертификация үткән гирляндаларны гына кулланырга ярый. Гидрантлар, объектларга, торак йортларга, су чыганакларына илтә торган юллар һәрдаим кардан чистартылырга тиеш. Кирәк булганда, алар янына тоткарлыкларсыз барып җитү мөмкин булсын! ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.

Барыбыз да көтеп алган Яңа ел бәйрәме хәвеф-хәтәрләрсез, имин узсын! Бәйрәм көннәре һәркем күңелендә бары шатлыклы мизгелләр, сөенечле очрашулар һәм күңелле хәбәрләр белән генә кереп калсын.

Наилә Нәбиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев