Авырлык контролен узудан баш тарткан шоферларга 600 мең сум штраф салыначак
18 июльдән РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керде.
Авырлык контролен узудан баш тарткан шоферларга 600 мең сум штраф салыначак. “18 июльдән РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керде. Ул йөк транспортының артык йөкләнешенә һәм авырлык контроленә бәйле хокук бозуларга кагыла. Авырлык контролен узудан баш тарткан яки автомат контроль зонасында хәрәкәт кагыйдәләрен бозган өчен транспорт милекчеләренә 600 мең сум штраф салына. Чит ил йөк ташучыларына да, бу очракта шоферга шул ук күләмдә штраф каралган. Мондый хокук бозуларның гамәлдәге вакыты (срок давности) моңа кадәр 2 ай булса, хәзер – 1 ел. Бу җаваплылыктан качуны катлауландырачак, бигрәк тә транспорт арендасы вакытында. Артык йөк төялгән фуралар юлларга ел саен 2,5 трлн сумлык зыян китерә. Быел авыр йөк машиналарының 84 проценты габарит контроленнән читкә тайпылган”, – дип хәбәр итә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев