Автобуслар – һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә
11 июльдән республикада “Автобус” профилактик операциясе башланды.
11 июльдән республикада “Автобус” профилактик операциясе башланды. Бу чорда ДАИ хезмәткәрләре техник контроль чараларын – тахографлар кулланып, машина йөртүчеләрнең тизлек режимына, хезмәт һәм ял итү вакытына контрольне көчәйтәчәк. “Автобуслар – һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә, чөнки алар күпсанлы кешеләрне, шул исәптән мәктәп балаларын да йөртә. Профилактик чара 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото: Мөслим-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев