Асфальтта рәсем ясау бәйгесе узды (+фоторепортаж)
Иминлек

Асфальтта рәсем ясау бәйгесе узды (+фоторепортаж)

Балалар асфальтта җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге темасына рәсемнәр ясадылар.

“Кояшлы Ык” ял паркында “Җәяүлеләргә – яшел урам!” исеме астында асфальтта рәсем ясау бәйгесе узды. “Игътибар-балалар!” профилактик чара кысаларында үткәрелгән бәйгедә Мөслим мәктәпләре укучылары катнашты. Балалар асфальтта җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге темасына рәсемнәр ясадылар. “Мин – төп пассажир!”, “Безнең дустыбыз – светофор!”, “Куркынычсыз зебра”, “Юл билгеләре – безнең дусларыбыз” исемле номинациядә җиңү яулаган балаларга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 Лилия Шәймиева фоторепортажы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев