Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Арсенал” профилактик операциясе башланды

Ул 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

3 июньнән “Арсенал” профилактик операциясе башланды. Ул 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Районыбызда 297 кешедә утлы корал бар, шуларның 52се – сырлы көпшәле ау мылтыгы. Узган ел “Арсенал” операциясе барышында хокук бозуның өч очрагы ачыкланып, корал саклау тәртибен бозучылар административ җаваплылыкка тартылган. “Былтыр “Арсенал” операциясе вакытында ике кеше үз теләге белән утлы корал тапшырды. Бер очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Чара барышында коралның саклану тәртибе дә тикшерелә. Корал кирәк түгел яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә тапшырырга кирәк. Бу очракта закон алдындагы җаваплылыктан котылып була. Коралны үз теләгегез белән тапшырганда, акчалата бүләк тә каралган”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото – Татар-информ архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев