Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Алты айда – мең ярым авария!

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.

Республика киңәшмәсен видеоконференция режимында ТР Премьер-министр урынбасары Шамил Гафаров алып барды. Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, 2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда үлем белән тәмамланган юлтранспорт һәлакәтләре саны кимегән.

Алты ай эчендә республика территориясендә 1,5 мең авария теркәлгән, аларда 114 кеше һәлак булган һәм 1,8 мең кеше яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны 43кә арткан, шул ук вакытта һәлак булучылар саны 14 кешегә һәм яраланучылар саны 8 кешегә кимегән.

– Безнең максат юллардагы аварияләр турындагы докладларны тыңлау гына түгел, ә юлларда кешеләрнең тормышын саклап калу өчен конкрет чаралар күрү, – дип билгеләп үтте Шамил Гафаров.

Утырыш барышында “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” илкүләм проекты турында да сөйләшү булды.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев