Алсу Ситдыйкова “Караңгыда күренерлек бул!” - профилактик әңгәмә үткәрде
Иминлек

Алсу Ситдыйкова “Караңгыда күренерлек бул!” - профилактик әңгәмә үткәрде

Өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту - юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча гомуми эшнең мөһим өлеше

“Юл хәрәкәте иминлеге буенча” бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдыйкова тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануны популярлаштыру максатында “Караңгыда күренерлек бул!” - профилактик әңгәмә үткәрде, презентация күрсәтте. Өлкәннәр бик игътибар белән тыңладылар, кызыксынып презентация карадылар.

Фото – Мөслим картлар йортыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев