Алкоголь кулланып рульгә утыручылар саны күбәйгән
Иминлек

Алкоголь кулланып рульгә утыручылар саны күбәйгән

Биш көн эчендә шундый җиде шофер тоткарланган.

Соңгы арада алкоголь кулланып рульгә утыручылар саны күбәйгән. “Биш көн эчендә шундый җиде шофер тоткарланды. Ел башыннан – 53 кеше. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен 1,5-3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 45 мең сум штраф яный. Икенче мәртәбә шушы ук төр кагыйдәне бозган машина йөртүчегә җинаять эше кузгатыла”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото – Мөслим-информ
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев