Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Алданмагыз!

Банк карталарының номерларын беркемгә дә әйтмәгез һәм шикле интернет-кибетләргә акча күчермәгез.

Мошенниклар турында күпме генә язсак та, ничә мәртәбә кисәтсәк тә, алдарлар кармагына эләгүчеләр бар әле. Бу атнада гына да ике райондашыбыз интернет-мошенниклык корбаны булды.
– Электрон мошенниклык алдау юлы белән акча һәм милекне үзләштерүдән гыйбарәт. Урлашудан аермалы буларак, мошенниклык корбаннарның акчаларын, милекләрен икенче затка үз теләкләре белән бирүгә корылган. Алданучылар ихтыяри төстә акчаларыннан колак каккач, мошенникларның эзләренә төшүе дә бик авырга туры килә, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.
1993 елгы хатын-кыз социаль челтәрләр аша өс киеме алырга уйлый. Үзенә ошаган кием өчен социаль челтәрдә күрсәтелгән исәп-хисап счеты буенча акча күчерә. Нәтиҗәдә әлеге ханым алдакчылар ятьмәсенә каба.
– Башкаларның фәлән йөз мең сум акчалардан колак кагуын ишетеп белсәм дә, бу хәл минем белән дә булыр дип, һич уйламаган идем. Берәү алдый, берәү алдана дип, дөрес әйтәләр икән. Киемнәрне ышанычлы интернет-кибетләрдән, репутациясе яхшы сәүдә нокталарыннан гына сатып алырга кирәк! Арзан бәягә кызыксаң, минем хәлгә калырга мөмкин. Саран ике түли, диләр. Минем белән дә шулай булды. 5700 сум кайберәүләргә әллә ни күп акча да түгелдер, бәлки, безнең гаилә өчен бу аз акча түгел, – ди Эльвира Әгъләмова, борчуын яшермичә.
Мошенникларның кешеләрне кәкре каенга терәтү очраклары турында социаль челтәрләрдә дә әледән-әле язып торалар. Берәүләрнең картасыннан – 500 мең, икенчеләрнекеннән – миллионнан артык акча урлаганнар, дип ишетелгәләп тора.
20 сентябрь көнне 1982 елгы бер ир-егет тә, шактый акчасыннан колак кагуын белгәч, район эчке эшләр бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 
– Кәрәзле телефонына Сбербанк-онлайн кушымтасын йөкләү нияте белән ир-егет күршесенә ярдәм сорап керә. Күршесе, гозерне үтәргә алына, әмма, ни сәбәпледер, телефонга банк кушымтасын кертә алмыйлар. Күршесенең телефонына кертеп булмагач, 2002 елгы егет әлеге кушымтаны үз телефонына көйли. Ләкин бу хакта күршесенә әйтми. Өч көннән онлайн-кушымтада күршесенә 20 мең хезмәт хакы күчүе билгеле була. Акча турында килгән смс-хәбәрне күреп, 20 яшьлек егет, алтын таулар откандай сөенеп, акчаны үз картасына күчерә һәм Яр Чаллы шәһәренә юл тота. Акчаны кызлар белән күңел ачу өчен сарыф итәргә планлаштыра. Тик “сатлык кызлар”, егетне алдап, акчаны алып качалар. Күршесен алдаган егетне хатын-кызлар шундый ук юл белән акылга утырта! Акча зыян күрүчегә кайтарылды. Тикшерү эше бара, – ди Булат Замалиев.
40 яшьлек ир-егет үзеннән күпкә кече күршесеннән мондый түбәнлек көтмәвен әйтә.
– Һәр айның 15нче числосында хезмәт хакы күчә. Акчаны банкоматтан салдырып ала идем. Монысында картада средстволарның нуль булуын күреп гаҗәпләндем. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт, акчамны тиз арада юллап таптылар, – ди акчасы табылганга сөенгән райондашыбыз.
Мошенниклар корбаны булмыйм дисәгез, банк карталарының номерларын беркемгә дә әйтмәгез һәм шикле интернет-кибетләргә акча күчермәгез. “Банк хезмәткәрләре” дип таныштырсалар да, карта номерларын әйтергә ярамый. Банк хезмәткәре беркайчан да сезнең банк картасы белән кызыксынмаячак. Аларда сезнең карта турында кирәкле мәгълүматлар бар. “Сезнең исемгә кредит алганнар” дисәләр дә, ышанмагыз. Сезнең исемгә сездән башка берәү дә кредит ала алмый. Бу да – алдауның бер төре.
– “Балагыз яисә якыныгыз авариягә очрады, кеше бәрде, авырый. Полиция чакыртмас өчен акча кирәк” дигән уйдырмаларга да ышанырга ярамый. Кешенең беркатлылыгыннан бик оста файдалана алдарлар. Күпчелек, банк счетында акчалары югалгач кына, үзенең алдануын аңлый. Әмма эш инде узган, мошенниклар чит кеше хисабына акча эшләргә өлгерә.
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, быел гына да мошенниклар дистанцион юл белән 18 райондашыбызның 3 миллион 489 мең сум акчасын үзләштергән.
Акчаны банк картасында саклау отышлы түгел. Яшьрәк кешеләрне мошенниклар, бәлки, алдый алмас. Пенсионер әби-бабайлар, башкаларда яхшы сыйфатларны гына күрергә өйрәнгән өлкәннәр эләгә мошенниклар ятьмәсенә!
– Минем мошенникларны кызык иткәнем бар. “Сезнең исемгә кредит алалар”, – дигәч, башта шаккаткан булдым. Банк картасының саннарын сорагач: “Минем андый картам юк!” – дип җавап бирдем. Тегеләр дә бәйләнчек чебен төсле, һаман сорау яудыралар: “Ничек яшисез соң сез банк картагыз да булмагач?!” – диләр. “Хатын хисабына!” – дигәч, бик каты сүгенеп телефонны ташладылар. Бушлай сыр тәбедә генә. Банк картасын хатыныма да бирмим. Кая анда чит-ятларга әйтү?! Акчаны тир түгеп, эшләп кенә алып була. Үз гомеремдә бер мәртәбә дә лотерея билеты алганым юк. Җиңел кергән акча күңел тынычлыгы бирми. Башкаларны елатып баеган мошенникларга ләгънәт, рәнҗеш төшәдер ул, – ди райондашыбыз Ленар Сәлахов.
Мондый төр җинаятьләр күп очракта ачылмыйча кала. Ник дигәндә. мошенниклар чит номерлардан шалтырата һәм чит кешеләрнең счетларына акча күчерә. 

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев