Акча ваемсызлыкны яратмый
Ел саен Россиядә кибермошенниклардан зыян дистәләгән миллиард сум тәшкил итә
Хәйләләргә өлкән яшьтәгеләр генә түгел, статусына һәм белеменә карамастан, яшьләр дә эләгә. Киберҗинаятьләр Татарстандагы башка җинаятьләрнең яртысын тәшкил итә һәм, көрәшнең барлык ысулларына карамастан, мошенниклар гади кешеләр исәбенә баюларын дәвам итә.
Онлайн-мошенниклар төрле схемалар куллана. Узган ел кибермошенниклар россиялеләрдән 27 млрд сумнан артык акча урлаган.
– Банклар үзләренең саклау системаларын камилләштермәсәләр, югалтулар тагын да күбрәк булырга мөмкин иде. Банкларның антифрод-системалары ярдәмендә узган ел акча урлауның 72 миллионнан артык омтылышы кире кагылган. Бу 13 трлн сумнан артык акчаны саклап калырга мөмкинлек бирде, – диде РФ Үзәк банкының бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Банкларның яңа технологияләренә карамастан, мошенниклар яңадан-яңа схемалар уйлап таба. Төп проблема булып телефон мошенниклыгы кала. Узган ел Россия банкы элемтә операторларына 172 меңгә якын телефон номерын блоклау өчен җибәргән, аларны мошенниклар массакүләм шалтыратулар өчен кулланган.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 11 апрель саныннан укыгыз.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев