Җәйге чорда балаларның тәрәзәдән егылып төшү куркынычы арта
Гадәттә фаҗига ата-ана саксызлыгы аркасында килеп чыга
Җәйге чорда балаларның тәрәзәдән егылып төшү куркынычы арта. Гадәттә фаҗига ата-ана саксызлыгы аркасында килеп чыга.
Баланы тәрәзәдән егылып төшүдән ничек сакларга? Берничә кагыйдәне исегезгә төшерәбез.
1. Беркайчан да баланы караучысыз калдырмагыз.
2. Тәрәзәне ябык тотыгыз. Тәрәзәләрне тулысынча түгел, ә өстән генә җилләтү режимында ачыгыз.
3. Маскит челтәрләренә исәп тотмагыз! Алар аны егылудан саклап кала алмый, киресенчә, бала үзен куркынычсызлык хисендә тоя һәм аларга таяна.
4. Бала тәрәзә төбенә менә алмасын өчен аның янындагы барлык җиһазларны алып куегыз.
Шулай ук тәрәзәләргә махсус фиксаторлар урнаштырырга киңәш ителә, алар балага тәрәзәне ачарга мөмкинлек бирми. Йортларны җилләткәндә ата-аналарны балаларына карата аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза.
Наилә Нәбиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев