“Җәяүле” операциясе бара
Операция барышында юлны дөрес урыннан чыкмаган 5 җәяүлегә административ беркетмәләр төзелде
25 марттан 7 апрельгә кадәр “Җәяүле” операциясе бара. “Балигъ булмаган балалар тарафыннан кагыйдә бозу очраклары турындагы мәгълүмат, аңлату эшләре алып бару өчен, мәгариф учреждениеләренә тапшырылачак. Балаларга да, өлкәннәргә дә юлларда бик игътибарлы һәм сак булу кирәк. Әти-әниләр балаларының иминлегенә җитди карасын иде. Балаларны куркыныч янаган урыннарда, бигрәк тә юлларда күзәтүсез калдырмагыз. Яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында да онытмагыз! Операция барышында юлны дөрес урыннан чыкмаган 5 җәяүлегә административ беркетмәләр төзелде”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Татар – информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев