«Җәяүле» операциясе: 29 июньгә кадәр Татарстанда штрафлар кулланыла
Иминлек

«Җәяүле» операциясе: 29 июньгә кадәр Татарстанда штрафлар кулланыла

Профилактик чара барышында җирлегебездә юлны тиешсез урыннан чыккан алты җәяүлегә административ беркетмә төзелгән һәм һәркайсына 500 сум күләмендә штраф салынган

29 июньгә кадәр республикада “Җәяүле” операциясе бара. Профилактик чара барышында җирлегебездә юлны тиешсез урыннан чыккан алты җәяүлегә административ беркетмә төзелгән һәм һәркайсына 500 сум күләмендә штраф салынган.

“Җәяүлегә юл бирмәгән дүрт шофер тоткарланды. Аларга 1500-2000 сум штраф билгеләнде. Җәяүлеләр юлны бары тик җәяүле кичүе аша гына чыгарга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле республика юлларында бик күп фаҗигаләр теркәлә. Сак булыгыз! “Җитешәм” дип, машина килгәндә юлны йөгереп чыгарга ашыкмагыз!” – дип кисәтә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Наилә Нәбиева фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев