Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Җәяүле дә кагыйдә боза

Ел башыннан юл хәрәкәтендә катнашучы 1203 кеше җаваплылыкка тартылган.

Ел башыннан җирлегебездә исерек килеш транспорт белән идарә иткән 54 райондашыбыз тоткарланган, шуның җидесе – хатын-кыз.

– Алкогольле эчемлекләр кулланып, руль артына утыручыларның сигезе – кабаттан эләгүчеләр, аларга җинаять эше кузгатылды. Эчкән килеш руль артына утырган өчен 30 мең сум күләмендә штрафка тартылып һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булсалар да, “права” юк дип тормыйча (өстәвенә салган килеш!) янәдән машинага утырырга батырчылык иткәннәр. Ә административ җаваплылыкка тартылып, кабаттан исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен закон катгый хәзер. Суд карары нигезендә андыйларга 240 сәгатькә мәҗбүри эшкә тартылу, ике елдан өч елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, машинага арест салыну каралган, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Административ җәза вакытын узып, таныклыгын кире алганнан соң, кеше бер ел эчендә тагын руль артында исерек килеш эләксә, ул канунны кабаттан бозучы булып исәпләнә. Монысында инде штрафның саллысы көтә – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр! Таныклык 1,5 елдан 3 елга кадәр вакытка алына, шофер 2 елга кадәр ирегеннән дә мәхрүм ителергә мөмкин.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 4 август санында укыгыз.

Фото Мөслим-информ архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев