4-11 сентябрьдә республикада “Җәяүле” оператив-профилактик чарасы үтте
Иминлек

4-11 сентябрьдә республикада “Җәяүле” оператив-профилактик чарасы үтте

“Җәяүле” операциясе вакытында юлны дөрес урыннан чыкмаган 6 җәяүлегә, җәяүлегә юл бирмәгән 3 шоферга административ беркетмәләр төзелгән

Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында 4 сентябрьдән республикада “Җәяүле” оператив-профилактик чарасы старт алды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итте. “РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр, юл аша чыкканда, җәяүлеләр кичүләреннән, ә алар булмаганда тротуарлар буенча юл чатыннан яки юл кырыеннан үтәргә тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәяүлегә – 500 сум күләмендә, ә җәяүлегә юл бирмәгән шоферга 1500-2500 сум штраф каралган. Машина йөртүче җәяүлене фаралар яки кояш яктысында, шулай ук уңайсыз һава шартларында күрмәскә мөмкин. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме начар булмаганда яктылык кайтаручы элементлардан файдаланыгыз”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото: «Мөслим-информ»

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев