300 мең сум акчасын урларга теләп, мошенниклар ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керә
Ел башыннан 15 мошенниклык очрагы теркәлде.
19 яшьлек райондашыбызның банк картасыннан 300 мең сум акчасын урларга теләп, мошенниклар ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керә. Тик кыз, каушап, акчаны иптәш кызының исәп-хисап счетына күчерә. Мошенниклар, корбанны югалтырга теләмичә: “Банк картагызга 4 миллион сум акча күчкән. Кайтармасагыз, төрмәгә утырталар”, – дип, куркыту юлы белән райондашыбыздан акчаны кире кайтаруны таләп итәләр. Кыз, өенә кайтып, акча эзли башлагач, әнисе аның мошенниклар корбаны булуың аңлап ала һәм район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә. Шул сәбәпле генә кыз алдарлар капкыныннан ычкына ала. Тагын бер очрак. 2005 елгы райондашыбыз, дустыннан килгән хәбәргә ышанып һәм ярдәм итәргә теләп, аның банк картасына 11 мең сум акча күчерә. “Ел башыннан 15 мошенниклык очрагы теркәлде. Уяу булыгыз! Чит кешеләргә банк карталарының номерларын хәбәр итмәгез! Быел 9 факт буенча җинаять эше кузгатылды, шуларның бишесе – банк картасыннан акча үзләштерү, берсе дәүләт хезмәтләре порталы аша кредит рәсмиләштерү белән бәйле. Килгән зыян – 8 миллион сумга якын”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы Эльза Вахитова.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев