300 мең сум әҗәткә “чумган”
Инвестиция кертеп акча эшләргә теләп, тагын бер райондашыбыз мошенниклар кармагына эләккән.
Интернет-кибет товарларына “лайк” куеп, акча эшләп була дип уйлаган 1992 елгы хатын-кыз 300 мең сум әҗәткә “чумган”. “Ел башыннан бу – 18нче мошенниклык очрагы. Телефонга килгән смс-хәбәрдәге сылтама белән интернет-кибетләр платформасында берничек тә акча эшләп булмый! Ышанмагыз! Җиңел акчага кызыкмагыз!” – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев