19-28 ноябрь көннәрендә республикада “Легаль булмаган йөртүче” операциясе үтә
Профилактик чара барышында дәүләт автоинспекторлары пассажирлар йөртүче транспортны тикшерүне көчәйтәчәк
“Пассажирлар өчен сигез урыннан ким булган транспорт чаралары аерым игътибарга алыначак, чөнки әлеге категориягә керүче техника йөртүчеләрнең күбесе махсус рөхсәт язуы, рейс алды медицина тикшерүләре, транспортка рейс алды контроле үткәрмәгән килеш юлга чыга, пассажирлар йөртә. Шул рәвешле алар кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Кисәтү чаралары узганда барлык прассажир автобуслары һәм аларны йөртүчеләрнең документлары тикшереләчәк”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев