Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

15 марттан Татарстанда барлык боз кичүләре үз эшен туктата

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итте

15 мартта 12:00 сәгатьтән Татарстандагы Яшел Үзән – Түбән Карамалы һәм Аракчино – Югары Ослан боз кичүләре үз эшләрен туктата, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Ведомствода аңлатуларынча, җылыну аркасында бозның структурасы үзгәргән - ныклыгы кимегән, көпшәкләнгән.

«Бозның ныклыгын билгеләгәндә, аның гомуми калынлыгы алдаучан булырга мөмкин. Моннан тыш, көчле агым булган урыннарда җылыну вакытында боз өстенә су чыга башлый. Мондый вакытта бозга кергәндә бик сак булырга кирәк! Якын арада куркыныч язгы бозда балык тотуны туктатырга кирәк!» – дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Чыганак: Татар-информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев