02 хәбәр итә
Шәһәр мәктәпләрендә хокук бозу очраклары ачыкланган
Файл алмашу сервисларында, фото һәм видеохостингларда, социаль челтәрләрдә һәм форумнарда балигъ булмаганнар катнашында порнографик материаллар тарату фактларын булдырмауга юнәлтелгән оператив-профилактик чаралар комплексы уздырыла.
“Атна дәвамында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре яшерен төстә яшүсмерләрнең телефоннарына, алар кулланган кушымталарга мониторинг үткәрә. Бүгенге көнгә шикле сайтларга керү, порнографик материаллар тарату фактлары ачыкланмады. Мондый төр чаралар республика масштабында уздырыла. Шәһәр мәктәпләрендә хокук бозу очраклары ачыкланган”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы Эльза Вахитова.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев