02 хәбәр итә
Хөкем ителүчегә биш елга кадәр мәҗбүри эш һәм 300 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф яный
РФ Президенты РФ Җинаятьләр кодексының дропперларга җинаять җаваплылыгын билгеләүче 187 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында законга кул куйды. “Дропперлар – исәп-хисап счетларыннан акча урлауда, җинаятьләрне яшерүдә, криминаль керемнәрне акчага әйләндерүдә һәм легальләштерүдә катнашучы затлар. Банк картасын табыш алу ниятеннән чит кешегә тапшырып, әлеге зат законсыз гамәлләр башкарган очракта, карта хуҗасы җинаять җаваплылыгына тартыла. Хөкем ителүчегә биш елга кадәр мәҗбүри эш һәм 300 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр яки 1-3 еллык хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф, яисә аннан башка алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм 300 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф яки 1-3 еллык хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф, яисә аннан башка 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный”, – дип хәбәр итә полиция җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары Ирек Бакыев.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев