02 хәбәр итә
Иминлек

02 хәбәр итә

Олы Чакмак авылында яшәүче ир-атка 12-20 елга иреген чикләү яный

Олы Чакмак авылында 1976 елгы ир-ат 2011 елгы кызга карата сексуаль характердагы гамәлләр башкарырга теләгән. Баланың ярдәмчесез булуыннан файдаланып, телефонына интим характердагы язулар, фотолар җибәргән, ят җирләрен тоткалаган. “Тикшерү материалы судка җибәрелде. Ир-атка 12-20 елга иреген чикләү яный”, – дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлекчәсеннән.

Имтихан тапшырганнан соң 9 сыйныф укучылары сәүдә үзәгендә хуҗасыз акча янчыгы күреп, аннан 4300 сум акча алалар. Кайнар эзләр буенча балалар тиз арада тоткарлана. Тикшерү эше бара. Балаларга зур суммада штраф яный.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев