02 хәбәр итә
Спиртлы эчемлекләр эчүнең нәтиҗәсе
Яңа ел алдыннан Мөслимнең Бакча урамындагы шәхси йортларның берсендә, спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, ике ир-ат арасында тавыш чыга. 1992 елгы ир-егет 1964 елгы ир-атны кыйный, нәтиҗәдә соңгысы авыр тән җәрәхәтләре ала. “Кыйнаучыга карата җинаять эше кузгатылды. 1992 елгы райондашыбызның бу беренче мәртәбә генә хөкем ителүе түгел”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең полиция бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев