02 хәбәр итә
6 декабрьгә каршы төндә Мөслимдәге күпфатирлы йортларның берсендә җинаять кылына
“1988 елгы ир-егет, никахсыз торган хатынын көнләп, пычак кадый. 1978 елгы хатын-кыз шунда ук җан бирә. Җинаятьтә шикләнелүче ир-егет вакыйга булган урыннан качып китсә дә, ике көннән район эчке эшләр бүлегенә адвокат белән килеп, үзенең җинаять кылуын танырга мәҗбүр була. Бүгенге көндә кеше үтерүдә гаепләнүче ир-егет – сак астында, җинаять эше кузгатылды. Суд тарафыннан тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән булган ир-атка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев