02 хәбәр итә
Иминлек

02 хәбәр итә

Әлмәттә алдауның яңа төрен кулланучы мошенниклар барлыкка килгән

Шәһәр эчке эшләр идарәсенә 20дән артык хатын-кыз банк карталарыннан акча югалуы буенча мөрәҗәгать иткән. “Әниләр көне алдыннан курьер: “Бәйрәм уңаеннан профсоюздан бүләк”, – дип чәчәкләр алып килгән. Берникадәр вакыттан соң: “Сезгә курьер чәчәкләр китердеме? Ошадымы?” – дип шалтыратканнар. Курьерның букет алып килүен раслап, телефонга килгән кодны хәбәр иткәч, банк карталарындагы акча юкка чыккан. Мондый мошенник-курьерлар Яңа ел алдыннан да “эшләргә” мөмкин. Сак булыгыз!” – дип хәбәр итә район эшке эшләр бүлегенең штаб инспекторы Эльза Вахитова. 

Фото – Татар-информ архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев