Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

02 хәбәр итә

“Алкоголь-тәмәке” оператив-профилактик чарасы узды

5-14 ноябрь көннәрендә районда алкоголь һәм тәмәке продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы торуга юнәлтелгән “Алкоголь-тәмәке” оператив-профилактик чарасы узды. Операциянең максаты – сәүдә өлкәсендәге законнарны, аерым алганда, спиртлы продукция һәм тәмәке сату тәртибен бозу фактларын булдырмау, кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган фальсификацияләнгән товарларны ачыклау. “Ун көн дәвамында полиция хезмәткәрләре ваклап сату челтәрен тикшерде. Алкоголь продукциясен законсыз сату фактлары буенча ике административ беркетмә төзелде”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең штаб инспекторы Эльза Вахитова.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев