02 хәбәр итә
Ел башыннан җирлегебездә 46 мошенниклык очрагы теркәлде
Соңгысында Яңа Усы авылы кешесе зыян күрде. Мошенникларга 219 мең сум акча күчергән райондашыбыз үзенең алдарлар капкынына эләккәнен соңлап аңлый. “Билгесез кешеләрнең исәп-хисап счетына акча күчергәндә, “инвестицияләр кертәм”, “байыйм” дип хыялланган ир-ат мошенниклардан бер генә тапкыр зыян күрмәгән Райондашларыбызның алдарларга күчергән акчасы 3 миллион сумнан арткан. Җиңел акчага кызыкмагыз, таныш булмаган кешеләрнең исәп-хисап счетларына, банк карталарына акча күчермәгез! Телефонга килгән смс-кодларны берәүгә дә хәбәр итмәгез! Уяулыкны югалтмагыз”, – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев