02 хәбәр итә
Быел сигез ай эчендә районда дистанцион юл белән (интернет челтәрен һәм кәрәзле элемтә чараларын кулланып) 43 җинаять теркәлгән
Аларның 18е дистанцион мошенниклык белән бәйле булса, 4 факт – банк счетыннан акча урлау һәм 21 факт – мошенникларның “РФ Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинеттан код алуы белән бәйле. “Таныш түгел кешенең сезгә басым ясарга омтылуын, куркытуын сизәсез икән, телефонны кую, сөйләшмәү яхшырак. Кырыгалдарлар белән никадәр озаграк сөйләшсәгез, шәхси мәгълүматларны, хәтта акчагызны югалту мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк”, – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев