02 номерын онытмагыз: урманнарда шикле кешеләр турында ничек хәбәр итәргә?
Җәйге чорда урманнар кеше күзеннән яшеренеп юньсез гамәлләр кылу өчен уңайлы
Пилотсыз очкычлар һөҗүме хакында хәбәрләр дөньяның тыныч булмавын күрсәтәБез, шөкер, тыныч, имин җирлектә яшибез. Әмма дөнья тыныч түгел. Террорчылык актлары кабатланмас, дип әйтеп булмый.
Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Мөслимнән ерак түгел бер шәһәрдә яшәүче кешенең террорчылык акты башкарыр алдыннан тоткарлануы хакында хәбәр таралды. Бу мәкерле максаты булган кешеләрнең янәшәдә булуын һәм уяу булу кирәклеген искәртә.
Райондашларыбыз НПС, электр челтәрләре җәмгыяте, коры сөт заводы кебек әһәмиятле объектлар тирәсендә фото яки видеога төшереп йөрүче чит-ят кешеләрне күргәндә, әлеге объектлар белән кызыксынып, сораулар биреп, шик тудыручы гражданнар белән очрашканда, тиз арада район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итсеннәр иде.
Районда чит җирләрдән килеп, вакытлыча яшәүчеләр дә байтак. Җирлегебезнең урманнарга бай булуы да куркынычны арттыра. Җәйге чорда урманнар кеше күзеннән яшеренеп юньсез гамәлләр кылу өчен уңайлы.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 27 июнь саныннан укыгыз.
Фото - "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев