Волонтерлар отряды шефлык итә
Ярдәм янәшә

Волонтерлар отряды шефлык итә

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары өлкән яшьтәгеләргә шефлык ярдәме күрсәтә.

- Түбән Табын сәламәтлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенең  "Игелекле йөрәкләр" волонтерлар отряды Вәсилә Фәрхетдинова җитәкчелегендә Түбән Табын авылында яшәүче өлкән яшьтәге тыл ветераннары - Рәзинә Сабирова, Әмирҗан Вәгыйзовка барып капка төбендәге, ишек алдындагы карларын көрәделәр. Яу кырынды ятып калганнар истәлегенә булдырылган һәйкәл алдын да кардан арындырдылар, - дип хәбәр итәләр интернат-мәктәптән.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев