Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ярдәм янәшә

Йөрәк җылысын бүлешеп

Инвалидлар ункөнлегендә мәктәпләрдә, традиция буларак, хәйрия ярминкәләре үткәрелә. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә бу чарага балалар ныклап әзерләнә.

– Ярминкәдән кергән акча үзебезнең мәктәптә белем алучы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле тугыз балага адреслы ярдәм итеп биреләчәк. Укучылар ярдәме белән 33,4 мең сум акча тупладык. Хәйрия ярминкәләре балаларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын
тәрбияли. Укучылар алга таба да шулай бердәм булсын иде, – ди Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.
Мөслим гимназиясендә ярминкәләр дүрт көн дәвам итте. Кулдан ясалган сувенирлар, тәм-том һәм эксклюзив әйберләрне укучылар гына түгел, укытучылар да бик теләп алды. – Өйдә әзерләнгән ризыкка һәрвакыт сорау зур була. Быел да укучылар ярминкәдә бик теләп катнашты. Бигрәк тә 1 сыйныф укучылары актив булды. Нәтиҗәдә 7,5 мең сум акча тупланды. Әлеге акчаны 11 яшьлек Рәзилә Рәхмәтуллинага тапшырырга булдык. Баланың үз аякларында йөрисе килә!
Безнең ярдәмнең дә файдасы булсын иде, – ди Мөслим гимназиясе укытучысы Ләйсән Фәхертдинова.

Мөслим лицеенда узган хәйрия ярминкәсендә 55592 сум акча җыелган. Акча, гадәттәгечә, лицейда эшләүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалары булган хезмәткәрләргә, алты инвалид укучыга бүлеп бирелә. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев