Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кыш бабайга хат

Кыш бабайга хат

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай! Бик хәтәр сөйләшәсең. Алып килгән бүләкләрне Син кайчан өләшәсең?

 Ерак котыптан башта кар-бураннарыңны җибәреп, юлга чыгуыңны белдерүче, аннары бернигә карамыйча 31 нче декабрь төнендә бүләкләр тулы авыр биштәреңне асып, безне котлап, изге теләкләр теләргә атлап түгел, чабып килүче сөекле Кыш бабаебыз, исәнме!

 

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай!

Бик хәтәр сөйләшәсең.

Алып килгән бүләкләрне

Син кайчан өләшәсең?–

дип, әйләнә-тирәңдә бөтерелү яшеннән күптәннән узган булсам да, күңелне кузгаттың бит әле. Уйлап-уйлап йөрдем дә балачактагы иң матур гадәтләрнең берсе булган хат язу аша Синең белән кайбер уй-фикерләремне уртаклашырга булдым.

Үзем белән таныштырып китим. Дөньяның иң матур җирендә урнашкан, тырыш халкының фидакарь хезмәте бәрәбәренә мул тормышта яшәүче мөслимлеләрнең берсе булам мин. Хәзерге вакытта теләсәм-теләмәсәм дә  төп вазыйфам – “әби” булу (күңел 18 дә булгач, 7 оныкның “әби” диюенә һаман ияләшеп бетеп булмый булуын, җитмәсә, гомер юлдашым – Илгизем “әби, бүген нинди планнар...” дип, салпыга салам кыстырып,”яшьлек”не искә төшерергә остарып бара). Балалар үскәндә, эшне иң беренче планга куеп чапканбыз да чапканбыз. Әле ярый: ”Сез тәртипсез булсагыз, начар укысагыз, мин РОНОда эшләргә тиеш түгел”, – дип әйтүләремнең көче булган. Шөкер,балаларның һәрберсе үзләре теләгән һөнәр буенча түләүсез белем алып, үз тырышлыклары исәбенә яшиләр. Без, әби-бабай, оныкларның укуларына ныклы контроль ясап, уку елын  уңышлы тәмамлаган өчен ел саен аларны рәхәт сәяхәткә алып барабыз. Тырыш оныклар Казанда, Уфада, Мәскәүдә, Ижау зоопаркында, Балтачта Җәлил хәзрәт үткәрә торган балалар Сабантуенда булырга өлгерделәр. Даими әдәби марафонда катнашам. Быел сәламәт иртәдә дә чыныгу алдым, мәдрәсәгә, йогага, очрашуларга, культура чараларына йөрим, рус һәм татар телләрендә үткәрелә торган диктантларны язам (тоталь, этнографик һ.б.), тәрбия сәгатьләрендә катнашам – кыскасы, лаеклы ялның бөтен тәмен тоеп яшим.

Кыш бабай, үзебезнең балачакны искә төшерәм дә  Сине кызганып куям. Ни өчен дисеңме? Безгә алып килгән булочкаларың, прәннекләрең, кәнфит-печеньеларың, алма-мандариннарың нигә шулкадәр тәмле иде микән ул? Ул сыйлар безнең өстәлдә сирәк кунак булгангадыр, мөгаен, әйеме. Ул вакытта аның кибетендә дә әллә ни булмагандыр инде, әти-әниләрнең кесәсе сай булу да үз эшен эшләгәндер. Зууур рәхмәт Сиңа, Кыш бабай! Нинди чор булса да, безне сөендерү җаен табып килдең, шуңа без Сине күргән саен балачакка кайтып киләбез. Ә хәзерге балаларны шаккаттыру ай-һай авырга төшәдер Сиңа? Мисырда бер рус агае швед өстәле янында сукранып: ”Есть много, кушать ничего!” – дип ушны алган иде. Хәзерге балаларның да күпчелеге шулай уйлый бит. Аллаһ ярдәм бирсен инде сиңа, бабакай!

Кар төшү белән, мәрхүм әткәй ясап калдырган зур чанага 8-10 кеше бергә утырып шуулары ничек рәхәт иде! Ул юеш киемнәрне әнкәйдән яшерә-яшерә кибәргә кую, кибәр-кипмәс көе шулар белән мәктәпкә йөгерүләр, тәнәфестә 140 бала бер кружкадан су эчүләр... Кергән суык чыгып бетә алмый да чыныктыргандыр инде безне! Ул Кар бабай белән Карсылу ясауның рәхәтлекләреее! Әти-әниләре белән бергә бу рәхәтне хәзерге балалар да кичерә ала бит! Кыш бабай, үтемле сүзеңне әйт әле, яме!

Бабакай, Үзең, бәлки, белмисеңдер дә: исемең генә дә никадәр абруйга ия бит Синең! Шулай бер җәй көнендә урамда тавык саталар. Алдым. Ничек алып кайтырга? Илгизем басудан төнсез кайтмый. Тирә-юньдә таныш-белеш юк. Ә, юк. Бер таныш бар, тик исемен белмим генә бит! Ә ул Син Үзең килеп җитә алмаганда, “Сельхозтехника” да эшләүчеләргә синең изге теләкләреңне җиткерә торган иде. Сүз каттым моңа. ”Коткарсаң, син генә коткара аласың, Кыш бабай, зинһар, тавыкларны алып кайтыш миңа” – диюгә, Кыш бабаем (Илдархан икәнен соңыннан белдем белүен) май кояшы кебек балкып, ризалашты һәм җилдереп, безне өйгә илтеп тә куйды.

Кыш бабай, Син безгә күп сөенечләр алып киләсең, теләкләрең дә изге. Минем дә көчемнән килгәнчә Сиңа яхшылык белән җавап бирәсем килә. Әйдә әле Занзибарга рәхәт сәяхәт ясыйк бергәләп! Эрү ихтималың булганга, анда Үзең бара алмыйсыңдыр, шуңа читтән торып сәяхәт итәрбез инде. Сәяхәт сүзе чыкса, Муханда укыганда тарих укытучыбыз Әзһәр абый сөйләгәннәр искә төшә. Ялгандырмы- чындырмы, әбием, Кираметдин бабама Баекта яшәүче Мөсәвәрә кызын бик сагынуын әйтеп, 1-2 көнгә кунакка җибәрүен сораган. 2 көн дә үткән, 4 көн дә – әби юк! Якшәмбе төянеп кайтып килгән бу. ”Нишләп бик озак тордың, карчык?”– дигәч, әбием:

  • И, Дәүләтгәрәй җизни Бакалы базары бик шәп була, шунда барырбыз, дигәч, торылды инде, дигән.

Шуннан бабай:

  • Бәй, Баектан соң да авыл бармени ул? – дип әйткән, ди.

Кешелек дөньясының без күзаллаганнан күпкә зуррак һәм кызыклырак икәнен аңлау өчен лаеклы ялга чыккач сәяхәтләргә йөри башладык. Шул рәвешчә моңарчы Мисырда, Төркиядә, Оманда, Тайландта һәм  берничә тапкыр Берләшкән Гарәп Әмирлегендә булган идек.

Чираттагы Дубайга кунакка баруда бер ел эчендә булган күп кенә уңай үзгәрешләргә сокланып йөргәннән соң, ерак сәяхәтебезне Һинд океанының Гарәп диңгезенә тоташкан җирендәге Занзибар утравында дәвам итәргә булдык. Менә нинди гүзәл икәнсең син, зәңгәр болытлар артындагы Занзибар! Монда яшәгән һәм килеп чыккан адәм балалары күңелләре булганчы бер хозурлансын диптер инде, табигать үзенең бар булган матурлыгын кызганмый биргән бу атауга. Урамда да, диңгез буенда да ап-ак йомшак вак ком. Менә алдыңда телен чыгарган бака кабырчыгы шуышып бара. Тәпие дә күренми, ә үзе йөри! Кызык дөнья! Иртә таңнан ук кояш җир өстенә көйдергеч нурларын коя башлый. Төш вакытына диңгез өсте эрегән кургаш төсле ялтырый башлый. Кояш рәхимсез кыздырган вакытта өстә күренеп йөзгән балыклар да, кояшның зәһәр нурларыннан качып, тирәнгәрәк, суның салкынрак катламына төшеп югалалар. Су өсте топ-тонык. Нинди генә балыклар юк биредә! Буйлы-буйлы, сарылы-каралы, зәңгәрле-кызыллы... Шунысы кызык: Сабантуй каршыларга чыккан аллы-гөлле чибәр кызлар кебек күз явын алучы төрле төстәге бу балыкларга коры җирдә яши торган хайваннар исемнәре биргәннәр: диңгез эте, диңгез аты, диңгез күркәсе, диңгез керпесе... Соңгысын  бик озак оныта алмам, мөгаен.Абайламый калсаң, диңгез керпесе очлы, озын, агулы чәнечкеләрен тырпайтып тәнеңә кадый икән. Уң аягымда сынып калган энәләрне сизеп өлгерүгә, аяк әрнеп авырта да башлады, шешеп тә чыкты. Аягымда озын таяклар кебек тырпаеп торган энәләрне күргәч, куркудан кычкырып җибәрдем. Ул арада медик килеп, тып-тыныч кына энәләрне тартып алды һәм..., бер лаймны урталай кисеп, яраларны сөртте. Менә ул дәва!?! Ярты сәгатьтән мин кабат суда идем инде!

Занзибарда кояш туры аска төшеп байый. Экватор тирәсендә көн белән төн бик тиз алышына. Биредә сызылып таң атуы да бик сәер һәм кызыклы. Шулчак Туган илеңнең еракта калганлыгын бөтен барлыгың белән тоя башлыйсың.

Тирә-юньдә яфраклы тәбәнәк куаклар, болытларга сузылып үскән пальмалар, исемнәрен без белмәгән җимешле агачлар...

Бу илдә кая гына барып чыксак та, анда кеше кулы тимәгән бай табигать, тереклек дөньясы һәм моңа кадәр төшебезгә дә кереп карамаган матур күренешләргә тап булдык без. Беркөнне безне экскурсовод иртән бер ярымутрауга китерде һәм аяк очлары гына чыланырлык су аша ресторанга барырга тәкъдим итте. Әкренләп без тоташ су эчендә калдык. Гид сөйләве, диңгез деликатеслары белән ризыклана торгач, көннең үткәнен дә сизмәдек. Кичкә су чигеп, үз ярларына кайткач, отельгә юл алдык.

Без яшәп алган җирдәге отель, рестораннарны нигездә читтән килүчеләр салдырган. Монда яшәүче адәм балаларында бары тик тамак кайгысы, ягъни, атлары юк урамда, кайгылары юк буранга. Ирләре диңгездә балык тотып, гаиләсен туйдыра, калганын рестораннарга сата. Аларның күбесендә – агач кәүсәсеннән чокып ясалган каек. Йортлары – такта-токтадан ясалган корылма. Өрсәң очып китәргә торган хатын-кызлары шәмәхә, зәңгәрсу, саргылт-көрән мәрҗәннәрдән муенсалар, диңгез кабырчыкларыннан төрле уенчыклар, бижутерия ясыйлар. Һәр әни янында 5-6 бала. Аларда көнчелек тә, хөсетлек тә юк. Бары да шат күңелле, алдагы көн өчен борчылмый яши бирәләр.

Балачакта Хемингуэй хикәяләрен укып кына белгән тылсымлы Занзибар утравын үзең күрүгә җитмәсә дә, күз алдыңа китерә алырлык сөйли алдым микән, Кыш бабай?!

Кыш бабай, Синнән күп нәрсәләр сорыйлардыр. Юк, миңа үзем эшләп тапкан кадерле, булганына канәгать. Ә менә теләкләребез, мөгаен, тәңгәл киләдер. Алар Синең тарафтан яңгыраса, күпкә отышлыдыр дип, кайберләрен искәртеп китәсем килә:

 

  1. Бөтен дөньяда тынычлык урнашса иде, газиз балалар исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде.

   2. Яшьләр эшле, гаиләләр ашлы булсын өчен яшьләрнең дә инициативалы булуы кирәк, активрак булсыннар иде.

3. Кайда да дипломлы гына түгел, ә белемле кадрлар кирәк. Профессиональ белем алуга игътибар артса иде.

4. Һәркем сәламәт булсын иде, балаларгабез үскәндә кертелгән иртәнге физзарядка, хореография дәресләре кайтарылсын иде...

 

Ярый, Кыш бабай, хатка язып сүзләр бетми, бик күп сүзләрем кала. Быелга хуш иттек. Киләсе очрашуларга кадәр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев