Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (4 - 10 ноябрь)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Бүгенгене иртәгегә калдырмагыз. Атна башында нәрсәгә тотынсагыз да, эшегез уңар, файдаланып калыгыз. Атна ахыры көтелмәгән күңелле маҗаралар белән истә калыр.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Үгезбозауларга йолдызлар, эшне иң мөһим мәсьәләләрне чишүдән башларга кирәк, дип киңәш итә. Көтмәгәндә күптән биреп оныткан әҗәтен кире кайтарырлар, уйламаган җирдән зур гына күләмдә акча кереп, сөенерләр.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләргә сәламәтлекләренә игътибар итәргә кирәк. Хроник авырулар баш калкыту куркынычы бар. Кирәкмәгәнгә нервларыгызны «ашамагыз», хискә бирелеп китеп, бәхәскә кермәгез. Эшләрегезне вакытында эшләп барырга тырышыгыз, «өелмәсен».

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кыслаларның тормышына үзгәрешләр ыргылып килеп керә. Каушап калмагыз, колач җәеп каршы алыгыз. Кайсы гына өлкәне алсаң да – мәхәббәт, гаилә, карьера – бар өлкәдә дә күңелле һәм сөенечле яңалыклар көтелә.

Арыслан (23 июль-23 август)

Арысланнарга акчаларын кирәкмәгәнгә туздырмый тору хәерлерәк булыр. Акча ягы «такыраерга» мөмкин, дип кисәтә йолдызлар. Гаиләгезгә карата игътибарлырак булыгыз, буш вакытларыгызны алар белән уздырырга тырышыгыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Сөйгәнегез белән үзара аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен күбрәк сөйләшергә тырышыгыз. Борчыган нәрсәләрне яшермичә әйтергә үзегездә көч табыгыз. Шимбә сезне күңелле вакыйгалар көтә.

 

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Гаиләдә дә, эштә дә эшнең күплеге! Эштә эшләнеп бетмәгән, тиз эшлисе эшләр тау кебек өелеп тора. Гаиләдә дә шул ук хәл. Ике якны да тигезләр өчен йомшак телегезне, якты йөзегезне кызганмагыз. Һәм әлбәттә... кызуырак кыймылдагыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннарга шәхси мөнәсәбәтләрдә зур сынаулар аша узарга туры килмәгәе. Үз-үзегезгә бикләнмәгез. Ялгызлыктан качарга, фикердәшләр, дуслар табарга тырышыгыз. Атна ахырына барысы да җайлана.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укуда, эштә аеруча да игътибарлы булыгыз. Бу – хаталарны яратмый торган өлкәләр. Кайчандыр сезгә начарлык эшләгән кешеләрдән читтәрәк торырга тырышыгыз. Алар кабат сезгә авырлык китерергә мөмкин. Тәнкыйтькә бик сизгер кеше сез. Сезгә әйтелгән начар сүзләрдән яшерен мәгънә эзләргә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Атнагызны мөһим эшләргә багышлагыз. Авыр эштән курыкмагыз, нәрсәгә тотынсагыз да җиңел башкарып чыгарсыз. Кыюырак булыгыз, үзегезне иркенрәк тотыгыз. Вак-төяк көндәлек проблемаларны күпертеп, үзегезгә өстәмә проблема ясамагыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Йолдызлар сезнең яклы. Нинди эшкә тотынсагыз да, барысында да уңышка ирешәчәксез. Элек борчыган проблемаларны хәл итү мөмкинлеге булачак. Атна ахырында физик һәм рухи авырлыклардан баш тартыгыз. Якын кешеләрегез арасында тыныч кына ял итегез.

Балык (19 февраль - 20 март )

 

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә гороскоп

Реклама
Реклама
2
X