Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (30 май-6 июнь)

Бу атнага безгә нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарларны бу атнада перспективалы очрашулар көтә. Сәяхәт итәр, белем туплар өчен кулай вакыт. Эштә активрак булыгыз, нәтиҗәсе озак көттермәс. Берьюлы берничә куян ату мөмкинлеге туарга тора – файдаланып калыгыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Оптимист булуыгыз нәтиҗәсендә, теш үтмәслек мәсьәләләрне дә җиңеп чыгарсыз. Имиджыгызны үзгәртү теләге туар. Гардероб алыштыру, матурлык салонына бару кебек күңелле мәшәкатьләр белән атнаның узганын сизми дә калырсыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләрнең атнасы уңышлы булыр дип вәгъдә итә йолдызлар. Үҗәтлегегез аркасында күп кенә уңышларга ирешерсез, матди хәлегезне көйләрсез. Мәхәббәт өлкәсендә дә хәлләр зарланырлык түгел.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кыслалар бу атнада үз алдына куелган бөтен бурычларны да үтәр. Интуицияләре буталчык мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәр. Гел эш турында гына уйлап торырга димәгән, ял итеп алсагыз да була.

Арыслан (23 июль-23 август)

Бөтен планнарыгыз тормышка ашачак, дип ышандыра йолдызлар. Шушы арада яңа танышулар, мавыктыргыч һәм кызыклы эш көтә. Төшенкелеккә бирелеп, бәхетегезне куркытмагыз. Бу атнада йолдызлар сезгә оныта алмаслык очрашу әзерләп куйган.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Кызлар бу атнада кемнең дөрес, кемнең гаепле икәнен ачыклап «мәшәкатьләнмичә» генә мөһим карарлар кабул итәр. Тирә-юньдәгеләр белән конфликтка керү ихтималы бар, хисләрегезне йөгәндә тотыгыз, артык сүз ычкындырмагыз.


Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Үлчәүләр өчен дөрес нәтиҗә ясау атнасы. Эмоцияләргә һәм «булса, хәзер үк булсын» дигән теләкләргә таянып эш итүегез бик үк күңелле тәмамланмаска мөмкин. Алдыгызны, артыгызны карап йөрегез, алданмагыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Йолдызлар сезгә мәхәббәт вәгъдә итә. Башыгызны югалтмагыз, чөнки сезне әле карьера баскычы буйлап күтәрелү дә көтә. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Атна гомумән сөенечләргә бай булачак.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчыларның төп игътибары көндәлек мәшәкатьләрне хәл итүгә һәм матди хәлен яхшыртуга юнәлгән булыр. Укчыларның уенда гел эш тә эш, шуңа күрә мәхәббәт өлкәсендә эшләр тукталып тора. Сөйгәнегезгә игътибарлырак булыгыз, ди йолдызлар.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кәҗәмөгезләрнең тормыш иптәшләре белән аралары суынып китәргә мөмкин. Төшенкелеккә бирелүдән сакланырга, ниндидер уртак кызыклы шөгыль табарга киңәш ителә.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Сукоярлар өчен бу атна шактый күп үзгәрешләр әзерли. Алар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да үзегездән тора. Элеккеге хаталарыгызны төзәтәм дип, яңаларын эшләп атмагыз.

Балык (19 февраль - 20 март )

Балыклар бу атнада тормыштан ямь һәм тәм табып кына торачак. Артык актив булмагыз, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, дип кисәтә йолдызлар. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мослим мы муслюмовцы без мөслимлеләр гороскоп 30 мая 6 июня мослим телевидениесе гороскоп май без мослимлеләр

Реклама
Реклама
2
X