Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Юнәлеш бирү мөһим

“Мәктәптән тыш эшләр үзәге” өстәмә белем бирү оешмасында  Ачык ишекләр көне узды. Чарага балалар да, әти-әниләр дә килгән иде.

Үзәк директоры Аяз Бәдртдинов килгән кунакларны оешма эшчәнлеге белән таныштырды. Быел биредә сәнәгать дизайны, инженерлык-конструкторлаштыру, спорт-техник модельләштерү, медиа-җитештерү, мобиль робототехника, башлангыч техник модельләштерү һәм инглиз теле берләшмәләре эшләячәк.
Балалар арасында беренче тапкыр килгәннәре дә, инде бер ел йөреп шөгыльләнгәннәре дә бар иде. Биредә балага үзе теләгән түгәрәккә йөреп, өстәмә белем алырга бөтен шартлар да тудырылган. Һәр җирдәге кебек монда да документлар электрон рәвештә кабул ителә. Әти-әни, шәхси кабинеттан гариза биреп, баланы теләгән берләшмәсенә яздыра ала.
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып килә. Баланы озын каникулдан соң җыеп укырга да, түгәрәкләргә дә, спорт секцияләренә дә әзерләргә кирәк. Берләшмәләр күп булгач, бала сайларга да авырыксына.  Бу вакытта әти-әнинең дөрес юнәлеш бирүе мөһим. Нәкъ менә бала чакта алган күнекмәләр, үскәч, дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәргә шарт булып тора.

Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев