Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

В.Шәйхразиев: “Мөслимдә эшчән, тырыш кешеләр яши!”

Мөслимгә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килде. Ул дүртенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXIV сессиясе эшендә катнашты.

Бу атнада Мөслимгә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килде. Ул дүртенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXIV сессиясе эшендә катнашты.
Васил Шәйхразиев иң элек ат спорты мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Биредә төрле токымдагы 18 ат тәрбияләнә.
Алар арасында сабантуйда гына түгел, республика, Россиякүләм ярышларда җиңү яулаган юыртаклар һәм чабышкылар бар.
Премьер-министр урынбасары район мәдәният йортындагы күргәзмәне дә карады.
Күргәзмәдә җирле эшмәкәрләр җитештергән продукция белән беррәттән мәгариф, мәдәният хезмәткәрләренең уңышлары да чагылыш тапты.
Мөслим муниципаль район Советының XXIV сессиясендә Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин узган елгы эшчәнлеккә анализ ясады. Ул
сүзне авыл хуҗалыгыннан башлады.
Узган ел бөртеклеләрнең тулай җыемы районда 200 800 тонна тәшкил итте. Нәтиҗәдә район республикада дүртенче урынга чыкты. Ел дәвамында авыл хуҗалыгында 6 млрд 700 млн сумлык тулай продукция җитештерелгән. 2021 ел белән чагыштырганда, үсеш 97 процентны тәшкил итә.
Терлекчелеккә килгәндә, районда 4620 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2022 елда 20379 тонна сөт җитештерелгән. 2021 ел белән чагыштырганда үсеш
– 58 процент. Ел дәвамында җитештерелгән 6822 тонна итнең 90 проценты – кош ите.
Кош ите җитештерүдә район республика фермер хужалыклары арасында беренче урында тора. Бүгенге көндә районда 24 кошчылык мәйданчыгы эшли. Әлеге тармакта 380 кеше эш урыны тапкан.
Шунысы да игътибарга лаек: Алмаз Шәңгәрәев җитәкчелегендәге “Заря” кулланучылар кооперативы гриппка каршы вакцина ясау өчен чимал белән тәэмин итә. Киләсе елдан әлеге вакцинаның 75 проценты
Мөслимдә җитештерелгән эмбрионнар кулланып ясалачак. 2022 ел нәтиҗәләре буенча гомуми территориаль продукт күләме 700 млн сум үсеш белән 8 млрд сум күләмендә фаразлана. 2022 елда сәнәгать җитештерүе индексы 108 процент тәшкил иткән.
Районның иң эре сәнәгать предприятиесе – “Агромастер” җитештерү компаниясе 250дән артык авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә һәм Россия авыл хуҗалыгы машина төзү предприятиеләре арасында беренче бишлеккә керә. 

– Санкцияләр шартларында компания импортны алыштыру буенча эшне киңәйтте, запас частьләр җитештерү ассортиментын тагын да арттырды.
Компаниядә яңа цех төзелде, вакланмалы җиһазларны эксплуатацияләү гамәлгә керде, яңа лазер станогы, эретеп ябыштыру роботлары һәм башка җайланмалар алынды. Предприятие чәчү комплексларына һәм культиваторларга стойкалар җитештерә башлады, гидроцилиндрлар, вентиляторлар һәм башка җиһазлар җитештерүгә старт бирелде. Биш ел элек елына 370 берәмлек техника җитештерелсә, бүгенге көндә 1200 берәмлек техника ясала. Моңа предприятие җитештерүчәнлеген арттыру һәм югары җитештерүчән җиһазлар алу хисабына иреште, – диде район башлыгы.
Мөслим сөт комбинаты елына 11 мең тонна сөт эшкәртә. Җитештерү әйләнеше елына 734 млн сумны тәшкил итә. Завод чимал җитештерү күләмен 58 процент ка арттырырга планлаштыра.
Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы 18 фатирлы инвестицион торак йорт төзелешен төгәлләде. Оешманың кирпеч заводында ел саен 1 млн 500 мең данәдән артык кирпеч чыгарыла. Җитештерелгән продукция күләме якынча 50 млн сум тәшкил итә.
Район сәнәгать комплексында “Электроарматура” компаниясе дә үз урынын алды. Ул энергетик оешмалар өчен металл конструкцияләр җитештерү белән шөгыльләнә. Продукция Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә сатыла. Оешманың җитештерү әйләнеше 40 млн сумны тәшкил итә. “МОСТ” җәмгыяте юллар төзү, ремонтлау белән шөгыльләнә. Биредә сәгатенә 25 куб.метр куәте булган бетон заводы эшли. Заводта бордюрлар, брусчатка һәм башка продукция җитештерелә. Предприятиенең еллык әйләнеше 50 млн сумны тәшкил итә.
Районның тулаем территориаль продукт күрсәткечендә кече һәм урта эшкуарларның өлеше 41 проценты тәшкил итә. 352 шәхси эшкуар, 101 юридик зат һәм 936 үзмәшгуль теркәлгән.
Район башлыгы мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә ирешкән уңышларга да тукталды. Сәламәтлек саклау өлкәсен дә читләтеп үтмәде.
Районның баш табибы Дамир Сөләйманов район халкының сәламәтлек торышы белән таныштырды. Демографитк күрсәткечләр яхшырган. 2022 елда яңа туган балалар саны арткан (2021 елда – 66 бала, 2022 елда – 73 бала), якты дөнья белән хушлашучылар кимегән (2021 елда – 430 кеше, 2022 елда – 273 кеше). Үлем сәбәпләренә килгәндә, беренче урынны йөрәк-кан тамырлары авырулары били.
Икенче урында – картлык, өченче урында – онкологик авырулар. Баш табиб авыруларны иртә срокларда ачыклау өчен диспансеризация үтәргә чакырды. 1595 райондашыбызда диспансеризация вакытында нормадан тайпылыш булуы ачыкланган. Аларга тикшерүнең икенче этабы билгеләнгән. Нәтиҗәдә 41 кешедә онкологик авыруларга шик туган, дүрт кешедә – шикәр авыруы, ике кешедә – сулыш юллары авырулары, 89 кешедә – ашкайнату органнары авырулары, 119 кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары ачыкланган.
Дамир Сөләйманов район башлыгы һәм игелекле эшмәкәрләр ярдәме белән хастаханәгә компьютер томографы, цифрлы флюорограф, хирургия бүлегенә җиһазлар кайтуын, ике ФАПта ремонт ясалуын билгеләп үтте һәм рәхмәтен җиткерде. “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Раил Җиһангиров үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Хуҗалыкта сыйфатлы орлык эшкәртү һәм җитештерү линияләренең эшләвен, узган ел агрофирмага 290 млн сумлык инвестиция кертелүен билгеләп үтте. Бүген “Туган як” агрофирмасында заманча техника саклау һәм ремонтлау базасы төзелә.
Вертикаль ашлык саклау комплексы төзүне дә максат итеп куйганнар. Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен район үзәгендә өч йортны сафка бастырганнар.
ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев мөслимлеләрнең телне, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә хезмәтен югары бәяләде. Мөслимдә узган Бөтенроссия авыл сабан туен әлеге бәйрәмдә катнашкан һәр җитәкченең зур горурлык белән искә алуын, быел
Мөслимдә Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивален үткәрүләрен билгеләп үтте.
Соңгы елларда Мөслим районының күпләргә үрнәк булуын әйтте. – Ниндидер чаралар үткәргәндә, мохтаҗларга яки хастаханәгә ярдәм итәргә Илгиз Исламов, Рафаэль Юнысов кебек егетләр бар икән, без аларга бик рәхмәтле! Мөслимдә эшчән, тырыш кешеләр яши! Агросәнәгать комплексы эшчәнлеге буенча Мөслим районы – алтынчы, эшмәрлек буенча – өченче урында. Кошчылык буенча сез – үрнәк.
Ләкин син алдынгы икән, бөтен яктан да алда булырга кирәк, – диде Васил Шәйхразиев, үсеш мөмкинлекләренең чикләнмәгән булуын искәртеп.
Соңыннан бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Ташлыяр егете – махсус хәрби операциядә һәлак булган Илмир Монасыйпов Батырлык ордены белән бүләкләнде. Орден аның әти-әнисе Фәридә һәм Инсаф Монасыйповларга тапшырылды. Электромонтаж эшләре буенча үзмәшгуль Вазыйх Хаҗиевка “Татарстан Республикасының атказанган энергетигы” исеме бирелде. Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина, Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова һәм Мөслим район Советының аппарат җитәкчесе Ренат Гарипов ТР Дәүләт Советының Рәхмәтенә лаек булды. “Сүнмәс дәрт” клубының сәнгать җитәкчесе Фәнис Абдуллин – республика ветераннар советының “Ветераннар хәрәкәтенең актив эше өчен” Мактау билгесен, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ларис Бариев “ТРда физик тәрбия һәм спорт үсешендә уңышлары өчен” Мактау билгесен алды. Крестьянфермер хуҗалыгы башлыгы Ришат Сәйфуллин – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына, Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Фәнил Вәлиев ТР Икътисад министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды. “Хуҗалыкара тәэмин итү” унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Кашапов һәм “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгының Рәхмәтен алды. “Агромастер” җитештерү компаниясе хезмәтчәннәре Фәния Зкакирова, Илшат Авзалов һәм “Хуҗалыкара тәэмин итү” унитар предприятиесе машина йөртүчесе Рөстәм Шәймөхәммәтов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Римма Афзалова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев