Волонтерлар мөслимлеләрне грипп белән көрәшергә өйрәтте
"Мизгел" яшьләр үзәге бу атнада "Бергә гриппка каршы" дип исемләнгән акция оештырды. Аның кысаларында үзәк белгечләре, волонтерлык хәрәкәте егет-кызлары, Мөслим урамнарына чыгып, листовкалар таратты, грипп белән көрәшү турында сөйләде.
Тагын бер акция - Россия дәүләт флагы көненә багышланган иде. Аның кысаларында да Мөслим активистлары урамда очраган һәр кешегә бәйрәм символикасы өләште, илебез флагы белән фотога төште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев