Урып-җыю кампаниясенең экваторы узды
Төп хәбәр

Урып-җыю кампаниясенең экваторы узды

“Август-Мөслим” агрофирмасы игенчеләре бөртеклеләрне җыюны төгәлләп киләләр.

Районыбыз игенчеләре урып-җыю кампаниясенең экваторын узды. “Август-Мөслим” агрофирмасы игенчеләре бөртеклеләрне җыюны төгәлләп киләләр.

Кичә урып-җыюда эшләүче механизаторлар янында район башлыгы Альберт Хуҗин һәм район мәдәният йортының агитбригада төркеме булды. Альберт Хуҗин игенчеләрне сәламләп рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Август-Мөслим” агрофирмасы генераль директоры Юрий Янковский булган игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу бурычын куйды, уңышлар теләде.

Басуда эшләүче механизаторлар, район мәдәният йорты егет-кызларының җыр-моңнарын тыңлап төшке аш ашадылар. Озаклап ял итмичә кырга ашыктылар.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев