Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Урып-җыю кампаниясе тәмам!

Игенчеләребез катлаулы килгән ел уңышын югалтуларсыз җыеп алдылар.

2023 елның урып-җыю кампаниясе төгәлләнде. Районыбыз игенчеләре быел 51 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар (13,4 мең гектарда -  көзге, 37,2 мең гектарда - язгы культуралар), 19 мең гектардан артык мәйданда  - техник культуралар, 6 мең гектарга якын мәйданда терлек азыгы культуралары үстерделәр. Көз айлары явымсыз торганда тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алуга да ирештеләр. Игенчеләребезнең җыеп алган уңышлары файда китерсен иде.

Фото - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев