Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Урманны кем тәрбияли ?

Урман - табигатьнең "үпкәсе", диләр. Әлеге сүзләрнең хаклыгына мин, Усы участогы урманчылыгы биләмәсенә баргач, тулысынча инандым. Мөслимебезне саф һавалы, экологик яктан чиста төбәк дибез. Килешәм. Әмма бүген машиналар ташкынына күмелгән район үзәгеннән аклыкка күмелгән урман уртасына килеп кергәч, бөтенләй башка. Андагы һаваның сафлыгы, ылыс, нарат агачларыннан аңкыган шифалы хуш берни...

"Минзәлә урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең Яңа Усы участогы урманчылыгы 12 мең 473 гектар мәйданны били. Авылларыбыз газлаштырылып, ел дәвамында арба-арба утын ягулар туктагач, халыкта "урманчыларга эш бетте" дигән фикер яши башлады. Баксаң, аларның эшләре бик күп һәм төрле икән. Мәсәлән, узган 2017 елда гына да Усы участогы урманчылыгы Мөслим районында - 20 гектарда, Әлмәт районында 30 гектарда посадкалар утырткан. Алабуга һәм Уфадагы агач эшкәртү заводлары өчен 4 мең кубометрдан артык материал әзерләгәннәр. Агач әзерләүдә ике бригада эшләүче дистәгә якын кеше катнаша. Ел дәвамында урманнарны санитар чистарту, корыган һәм ауган агачларны кисү дә урманчыларның бурычы. Узган ел бу эшләрне 24 гектар мәйданда башкарганнар. Язга чыгу белән урман буйларында янгыннан саклану полосалары сөрү эшләре үткәрелә. Әлеге полосалар урманчылыкта 53 км тәшкил итә. Питомник өчен чыршы һәм нарат күркәләре җыеп тапшыру, орлыкларын чәчеп, утырту материаллары үстерү планнарын да үтәп баралар. Минзәлә урманчылыгына агач әзерләүдә Яңа Усы урманчылары да зур ярдәм итә. Әле декабрь аенда гына да урманчылар 10 сутый мәйданда каен орлыгы чәчкәннәр. Алар июнь-июль айларында тишелеп чыгарга тиеш икән.

- Бүген участогыбызда дистәдән артык кеше эшли. Аларның тырыш хезмәте белән алдыбызга куелган максатларга ирешәбез. Урманчылыкта озак еллар хезмәт куючы Камил Шәехов, мастерлар Наил Хамматов, Минзәлиф Шәңгәрәев, питомникта эшләүче Маргарита Кононова һәм урманчы егетләребез барысы да мактауга лаек. 2017 елдагы уртак тырышлыгыбызның нәтиҗәсе аеруча куанычлы: питомнигыбызга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан "ТРның иң югары культуралы урман питомнигы" исеме бирелде, - ди участок урманчылыгы урманчысы Ринат Гыймранов.

Хәтердә: узган ел республика урманчылары киңәшмәсендә катнашучылар да һәм ТР урман ухҗалыгы министры да Яңа Усы участогы урманчылыгының питомнигына югары бәя биргән иде. Питомник ике гектар мәйдан били. Биредә чыршы, нарат, юкә, каен, мамыксыз тупыл, кырым нараты үсентеләре үстерелә. Нарат һәм каен үсентеләре питомникта 2 ел тәрбияләнсә, чыршы өч ел дәвамында үстерелә. Әлеге үсентеләрне үзләре генә файдаланып калмый, Минзәлә урманчылыгына керүче башка участокларга да җибәрәләр. Башка урманчылыклар да үсентеләрне бик теләп алып китәләр.

Быел урманчылык 20 гектарда яңа посадкалар утыртырга ниятли. Узган ел утыртылган 39 гектар мәйдандагы посадкалардагы корыган үсентеләрне яңарту да үткәреләчәк. Питомник хезмәткәре Маргарита Кононова шул кадәр мәйдандагы бар эшне бер үзе башкара. Җәй дәвамында түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыра, туфрагын йомшарта, корткычларга каршы гербицидлар кертә.

- Маргарита иртә яздан алып, салкыннарга кадәр питомниктан кайтып керми. Үсентеләргә тиешле тәрбия бирә. Шуңа күрә дә бездә иң яхшы сыйфатлы үсентеләр генә үсә. Бер уңайдан Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбе коллективына, укучыларына да тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Посадкалар утыртканда алар - төп ярдәмчеләребез, - ди Ринат Гыймранов.

Питомникта үсентеләр генә түгел, ә пар җирләре дә даими тәрбия сорый. Җәй дәвамында, бу җирләр берничә тапкыр эшкәртелеп, катлаулы ашламалар кертелә.

Биләгән мәйданнары меңләгән гектарлар белән исәпләнсә дә, бүгенге көндә участокның матди-техник базасы әллә ни зур димәс идем. Урманчылыкта бер "КамАз" машинасы, "МТЗ-82" һәм агач тарттыра торган трактор бар. Узган ел урман кисү өчен яңа пычкылар бирелгән. Урманчыларның үз эшләренә фанатларча бирелүе, башкарган хезмәтләренең кирәкле булуын аңлаулары бәрабәренә Яңа Усы участогы урманчылыгы республикабыздагы 30дан артык коллектив арасында югары нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге бирде. Алай гына да түгел, урманчылар үз хисапларына "Урманчы" чишмәсен төзекләндергәннәр. Аның территориясен әйләндереп, су җыелу өчен савыт һәм улак урнаштырганнар. "Җәй дәвамында биредән ял итүчеләр, урман һавасын суларга килүчеләр өзелми", - диләр алар.

Шунысы кызганыч: бүген урманчы хезмәтенә килергә атлыгып торучы юк. Дистәгә якын кеше арасында ник бер яшь кеше булсын?! Урманчы белгечлеге алырга теләүче яшьләр дә күренми. Киләчәктә урманнарны саклау һәм тәрбияләү кемнәр кулына калыр? Шушы сорау күңелне борчый.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев